Район администрациясендә Тәтеш районында үсмерләр җинаятьчелеген киметү буенча башкарылган эшләр һәм кулланылган чаралар хакында фикер алыштылар.
(Тәтеш, 2 декабрь, "Тәтеш таңнары).
Балигълык яшендә булмаучылар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында район активы һәм хокук саклау органнары катнашында районның белем бирү учреждениеләрендә тәрбия чараларын, үсмерләр тирәлегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы хезмәтләрнең эш дәрәҗәсен анализладылар. Комиссия рәисе – Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков киңәшмәдә катнашучыларга балигълык яшендә булмаучылар арасында хокук бозулар артуны киметү һәм профилактик эшләрнең нәтиҗәлелеген үстерү буенча яңа юллар эзләргә өндәде.
“Вакытында һәм дөрес оештырылган педагогик, психологик ярдәм, гаиләнең, якыннарының ярдәме һәм аңлавы үсмерне хокук бозуга китерә торган хәлне булдырмый калуда мөһим йогынты ясарга мөмкин. Бу сезнең белән безнең төп бурыч”, – диде Евгений Гаврилович, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Утырыш нәтиҗәләре буенча карарлар эшләнелде һәм алга таба планнар билгеләнде, аларда профилактика уздыруга һәм ведомствоара үзара эшләүгә басым ясалды.
Нет комментариев