Иоково авылы китапханәчесе Нина Матвеева безгә гомере буе кече ватаннарында хезмәт иткән авылдашлары турында язма җибәргән.
(Тәтеш, 27 декабрь, Тәтеш таңнары, Лина Тихонова). “Иоково авылының иң күңелле җирендә, елга буенда матур, игелек тулы йорт бар, – дип яза ул. – Аның әйләнә-тирәсендә ныклы хуҗалык корылмалары да урнашкан. Монда бар җирдә дә оста хуҗа кулы күренә. Валентина Прокопьевна һәм Петр Николаевич Пироговлар яши бу йортта. Гаилә башлыгына инде 85 яшь тулса да, кыяфәтенә карап аны өлкән кеше дип әйтеп булмый – ул бик яшь күренә. “Хәрәкәт һәм хезмәт картаерга ирек бирми миңа”, – ди Петр Николаевич, ачык елмаеп. Ул гади крестьян гаиләсендә туа, кечкенәдән үк авыр авыл хезмәтен белеп үсә. Биш сыйныфны тәмамлагач, яшүсмер ат караучы ярдәмчесе булып эшли башлый. Атлар артыннан тәүлек буе карарга туры килә аңа: төнлә көндез эшләгән атларны көтәләр, ә көндез төнлә эшләгәннәрен ашаталар. Ике ел Петр Николаевич абыйсы Иван белән тракторда тагылмачы булып эшли. Ә 1954 елда егетне армиягә алалар. Ул Румыниядә радиотелеграфист булып зенитлы артиллериядә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң, яшь егет монастырь училищесында тракторчы-машинистлыкка укырга карар кыла. Хезмәт эшчәнлеген авыл кешесе Иске Сумароково авылында “ДТ-54”тә дәвам итә. Өстәвенә, Иоководан әлеге авылга дүрт ел буе җәяү йөрергә туры килә аңа. Аннан соң киң профильле механизатор Карл Маркс исемендәге колхозда эшли. “Минем 45 еллык тракторчы хезмәт стажым бар, ә күпме гектар җир эшкәрткәнемне исәпләп тә бетерерлек түгел”, – дип сөйли Петр Николаевич.
Валентина Прокопьевна һәм Петр Николаевич дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга яхшы белем биргәннәр. Хәзер алар оныкларына сөенеп яши. Хезмәт сөючән авыл кешесе кул кушырып утырырга яратмый: иртәдән кичкә кадәр ул хуҗалык мәшәкатьләре белән мәшгуль. Ә анда аз да түгел, күп тә түгел – сарыклар, кәҗәләр, тавыклар, умарта күче. Олы тормыш юлында ирле-хатынлы Пироговлар һәрвакыт бер-берсенә терәк булып гомер итә. “Хәрәкәт һәм хезмәт – тормыш иминлегенә ирешү өчен төп механизмнар, – ди Петр Николаевич, – һәм, әлбәттә, уңайлылык, җылылык, бәхет һәм нур сибеп торучы ныклы гаилә.”
Нет комментариев