Хәвеф-хәтәр янәшәдә

Салкыннар башлану һәм Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу белән янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар чаң суга: янгын куркынычсызлыгына карата ваемсызлык фаҗигаләргә китерергә мөмкин.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). “Хөрмәтле ата-аналар, балагыз белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез:
Балаларга пиротехника кулланырга рөхсәт итмәгез.
Балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз.
Балага шырпы уенчык түгеллеген, ә ут белән уйнарга ярамавын аңлатырга кирәк.
Балаларны көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәсеннән куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк.
Җиңел янып китүчән сыеклыкларның куркынычлыгы турында сөйләгез.
Янгын чыккан очракта баланы үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балалар үзләренең адресын һәм янгын сагы телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында качып ятарга, берәр әйберне өйдән чыгарырга яки саклап калырга тырышырга кирәк түгеллеген аңлатыгыз. Балалар бер генә бурычны үтәргә – өйдән исән-имин чыгарга тиеш.
Балаларның ябык фатирларда яки бүлмәләрдә калуы бик куркыныч. Янгын чыккан очракта алар ут белән капланган бинадан чыга алмый.
Шырпы һәм кабызгычларны бала алырлак урында калдырмагыз.
Баланы ягылган мичне карап торырга дип үзен генә калдырмагыз”, – дип мөрәҗәгать итә Тәтеш районы буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы хәрби хезмәт капитаны Денис Сафиуллин Тәтеш районы ата-аналарына.
2020 елда Татарстан Республикасында янгыннарда 3 бала үлгән, 17 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Өч һәлак булган бала да 6 яшькә кадәр булган:
– ут белән шаярудан 5 яшьлек бала һәлак булган (Әлмәт районы);
– электр җиһазын җыю кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 2 яшьлек бала һәлак булган (Зәй районы);
– газ җиһазларын урнаштыру яки эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозудан 5 айлык бала һәлак булган (Балык Бистәсе районы).
Янгын вакытында җәрәхәтләнгән балаларның күбесе 17 очракның 10сы 7дән 13 яшькә кадәр туры килә. Ел башы һәм ахыры, кагыйдә буларак, балигъ булмаганнар тарафыннан пиротехника әйберләрен кулланган вакытта имгәнүләр алу чоры булып тора.
Агымдагы елда пиротехник эшләнмәләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу безнең республикада 3 яшүсмернең имгәнү алуына сәбәп булды:
01.01.2020 елда Лаеш районында 16 яшьлек яшүсмер җәрәхәт алган – янган петарда яшүсмернең бияләенә эләгеп кала һәм шартлый.
04.01.2020 елда булган вакыйга нәтиҗәсендә Зәй районының бер йортында 13 яшьлек бала җәрәхәт алган – яшүсмер урамда петарда тапкан һәм ут төрткән.
01.03.2020 елда Яр Чаллы шәһәренең торак йортларының берсе янында булган вакыйга нәтиҗәсендә 12 яшьлек бала җәрәхәт алган – яшүсмер карда яткан петарда һәм ут кабызгыч күреп ала һәм ут төртә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:56Тәтешле сорый: "Минималь хезмәт хакы арткан, диләр. Аны аңлатып бирегез" Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:2300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:03“Башаккай”да искиткеч хезмәткәрләр эшли Балалар бакчасына бер яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 86 сабый йөри.2300
-
21 гыйнвар 2021 - 11:54Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылды Ана капиталы сертификатын акчага әйләндерү һәм сату закон тарафыннан рөхсәт ителми.3100
-
21 гыйнвар 2021 - 10:13ТАССРның атказанган табибы Евдокия Кременская бар гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган. Хезмәт юлы башлангычы сугыш елларына туры килгән.3400
-
21 гыйнвар 2021 - 08:08Республика сулыкларында бер елда 92 кеше батып үлгән Узган ел җәй эссе булу сәбәпле, республика сулыкларында батып үлүчеләр артты.4200
-
21 гыйнвар 2021 - 06:12Җавапка тартылганнар рейдлар намуссыз сатучыларны ачыклаган. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр ТР территориясендә янгынга каршы аерым тәртип кертелүе турында карар кабул ителде, янәшәсендә пиротехник әйберләр куллану тыела торган объектларның исемлеге расланды.4200
-
20 гыйнвар 2021 - 18:20Казанда Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмә ачылган “Россия – минем тарих” мультимедиа паркы кызыксындыргыч мәгълүматларга бай.4200
-
20 гыйнвар 2021 - 16:58Танылган татар блогерлары “Ялкын” журналына килде Туган телдә татар проектлары ясыйбыз7000
-
20 гыйнвар 2021 - 16:03Янгын бернәрсәне аямый Тәтеш районында 2020 елда 33 янгын чыккан Районда янгыннардан килгән зыян 4 миллион сумнан артык тәшкил итә, әмма узган елдагы иң фаҗигале күренеш – ул биш кешенең үлеме.7300
-
20 гыйнвар 2021 - 13:53Республикада тагын 87 кеше ковид йоктырган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.7400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:18Сөендектә яшәүче токымлы сарыклар булдырган Аны пенсионер дип әйтеп тә булмый, үз яшенә караганда яшьрәк күренгәнгә генә түгел, шулай ук актив тормыш рәвеше алып баруы да моңа сәбәпче.5900
-
20 гыйнвар 2021 - 11:14Предприятие «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию нефтяной резервуар в Пермском крае Резервуар объемом 50 тыс. куб. метров построен по программе технического перевооружения, капитального ремонта и реконструкции предприятия взамен аналогичного в связи с завершением срока безопасного использования.4500
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
21 гыйнвар 2021 - 06:07Район аграрийлары чәчүгә йөз процент әзерлекле булуга юнәлдерелгәнТәтеш үсемлекчеләре узган елны бик яхшы нәтиҗәләр белән тәмамладылар, алда – яңа йөкләмәләр.4400
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08114100
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.63300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика