Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Килен токмачы

    Бүгенге язмабызда татар халкының матур йоласы хакында сөйләшәбез.

    (Тәтеш, 12 февраль, «Тәтеш таңнары»). “Килен төшкән йортта гадәттә туйның икенче көнендә өлкәннәр кунакка чакырыла. Шул мәҗлескә килен баскан токмачтан кунак ашы пешерәләр. Бу хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган милли йоланың берсе, – дип уртак­лаша районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова. – Бу вакытта инде яшь хуҗабикәнең уңганлыгы сынала, шул ук вакытта килен күрше-күлән, туган-тумача белән якыннан торып таныша. Яшь килен яулыгын чөеп бәйләп, яңа туганнары, әти-әнисенең сынавы аша үтеп камыр баса һәм җәемнәр җәеп токмач кисә. Әлбәттә, камыр үзлекле булырга тиеш, моның өчен аны озаг­рак басу сорала, җәйгәндә уклау өстендә кулларны тигез йөртү, җәемнәрнең кырыйлары чәчәкләнмәсен өчен үзенә күрә бер осталык сорый. Киленнең җәемнәре юка, үтә күренмәле булып чыкса, бу инде аның уңган хуҗабикә икәнлеген күрсәтеп, аны мактауга күмә. Шуңа да әниләр, әбиләр токмач басарга мәктәптә укыганда ук өйрәтеп үсте­рсәләр, кыз бала өчен мо­ның үсеп-буй җиткәч бик тә кирәге ­чыгачак”.  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: