Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Киленебез бигрәк киң күңелле

    Редакциябезгә район кешеләре шалтыратып, үзләренең тәэсирләре, борчулары, шатлыклары белән ихластан уртаклашалар.

    (Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешле Илсөяр Әхмәдуллина белән булган әңгәмәбез нәкъ тә менә бүгенге көндә зур әһәмияткә ия гаилә кыйммәтләре хакында барды.
    “Туган авылым Зур Әтрәчкә әти-әнием яшәгән, туып-үскән нигеземә кунакка кайтып килдем әле. Алар да, абыем да мәрхүм инде. Шулай да төп йортның җылысын яшь буын – абыемның улы Илнар, киленебез Фирая һәм аларның өч баласы бик  матур итеп саклап килә. Әле тагын Наилә матур апаны унҗиде ел буе тәрбияләп торган Фираяга һәм дәү әни дип янында бөтерелеп, аны һәрдаим кайгыртып торган оныкларына сокланып, чын күңелдән шатланып килдем, – диде Илсөяр Мөбәракша кызы киленнәренә чын йөрәктән рәхмәт һәм мактау сүзләрен әйтеп. – Бер түбә астында яшәгән өч буын бердәм, тату, матур итеп гомер кичерә. Киленебез Фирая төп йортка килгән һәркемне ачык йөз белән каршы ала, хөрмәт күрсәтә. Киленебез Фирая бигрәк киң күңелле инде, дип килдем авылдан. Шушы хакта сезнең белән дә уртаклашасым килде”.  
    Әлеге җылы эчтәлектәге сөйләшү бездә дә матур тәэсирләр калдырды. Моңа без, гәҗит хезмәткәрләре дә, ихлас күңелдән шатландык. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: