Көнчыгыш календаре буенча ак металл күсе елы якынлаша.
(Тәтеш, 24 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Яңа 2020 елны каршылау өчен нинди төсләргә өстенлек бирергә соң? Шул хакта түбәннән укып белерсез.
Элек-электән Яңа елны билгеле бер төсләрдә каршылау байлык һәм уңышны җәлеп итү өчен киләсе ел символының өстенлеген исәпкә алу гадәте бар.
“Ел хуҗабикәсе”нә ак, соры һәм кара төсләр ошый. Шулай ук җемелдәп торган бизәнү әйберләре: ялтыравыклы колак алкалар, муенсалар яки ачык төстәге брошкалар тагып, күлмәкне затлырак итәргә мөмкин.
2020 елда кызыл, сары, алсу, зәңгәр, яшел, көрән һәм кара төсләрдәге киемнәр өстен булыр.
Бәйрәмгә кием сайлаганда, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:
– ак, көмеш төсләр – тормышка яңалык кертү;
– кара – карьерадагы уңышлар;
– кызгылт сары – яңа белем үзләштерү;
– зәңгәр, яшел – гаилә бәхете төсе;
– кызыл – мәхәббәт, игътибарны җәлеп итү төсе;
– сары, алтынсу төсләр – сәламәтлек;
– шәмәхә – байлык-муллык.
Нет комментариев