Җәмгыять

Киртәле уку­чылары XXII Төбәкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре булды

Яхшылар арасында

(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары)..

Киртәле урта мәктәбе ­уку­чылары Кирилл Абраконов, Никита Абраконов мәктәп укучыларының туган (мукшы, эрзя) теле һәм туган (мордва) әдәбияты буенча XXII Төбәкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре булды. Укучыларның остазы – мордва теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Абраконова.

Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы-оештыручы Ванюхин Андрей Викторович үсеп килүче буынны патриотик тәрбия­ләүдә зур өлеш керткәне өчен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде. 

Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең туган тел укытучысы Гөлия Нәфигыйна “Эссе” номинациясендә туган (татар) тел  укытучыларының “Борынгы ба­балар теле укытучысы” Халыкара бәйгесе Дипломанты булды. 

Өстәмә белем бирү үзәге белгечләре – методист Елена Куранова, бүлек мөдире Ольга Моисеева “Бер адым алга” бәйгесенең “Балалар иҗтимагый оешмаларының авторлык программалары” номинациясендә мәктәптән тыш эш республика үзәгенең I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.
 


Нет комментариев