Җәмгыять

Киртәле урта мәктәбе укучылары туган телне яхшы беләләр

Киртәле урта мәктәбе укучылары Анна Родионова белән Ксения Одаряева 9-11нче сыйныф укучыларының туган тел һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашты.

(Тәтеш, 12 гыйнвар, «Тәтеш таннары»).  Киртәле урта мәктәбе укучылары Анна Родионова белән Ксения Одаряева 9-11нче сыйныф укучыларының туган тел һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашты.

Анна Родионова эшләнгән биремнәр нәтиҗәсе буенча – җиңүче. Ксения Одаряева – мордва  теле һәм әдәбияты буенча олимпиада призеры.

Сәләтле кызларның җитәкчесе Галина Абраконова җиңүчене, призерны әзерләгәне өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 


Нет комментариев