Китап белән – саф һавада
Җәмгыять

Китап белән – саф һавада

Лаптевка авылы китапханәсендә яшь укучылар өчен күңелле һәм файдалы “Эскәмиядә китап” дип исемләнгән акция булган.

Әлеге чара балаларны китапка якынайту, китап укуга кызыксынуларын арттыру һәм балалар әдәбиятын киң җәелдерү максатыннан оештырылган. Авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлназ Хәйретдинова әйтүенчә, ул җирлеккә кунакка кайткан балаларны да, үз оныкларын да җәлеп итәргә омтыла.

– Җәйге саф һавада, гадәти китапханә мохитеннән читтә китап уку балалар өчен аеруча да күңелле һәм кызыклы. Эскәмия янында оныкларым төсле тышлыклы, матур бизәлгән китапларны зур кызыксыну белән карыйлар, яраткан әкиятләрне укыганны тын да алмый тыңлыйлар. Алар китап битләрендәге мавыктыргыч әкиятләр дөньясына чумалар, матур рәсемнәрне кызыксынып күзәтәләр, – дип билгеләп үтте Гөлназ Хәйретдинова.

“Эскәмиядә китап” акциясе – китапны укучыга якынайтуның үзенчәлекле бер ысулы.

Мондый төрдәге чаралар балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә, аларның күзаллауларын киңәйтергә һәм буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Лаптевкада “Эскәмиядә китап” дип исемләнгән акция узды. Фотоны Гөлназ Хәйретдинова тәкъдим итте

Китапханә хезмәткәрләре өчен дә мондый очрашуларның, чараларның әһәмияте зур. Алар китапларны һәм китапханә мәгълүматларын укучыларга гына түгел, өлкәннәргә дә таныту, китапханәнең мөмкинлекләре турында сөйләү һәм яңа укучылар җәлеп итү өчен менә дигән сәбәп тә булып тора.

– Төрледән-төрле файдалы әкиятләр, әсәрләр аша балаларның күңеленә тәрбия орлыклары салырга да була. Укый белә торган яшьтәге балалар күңелләренә хуш килгән китапларны өйләренә дә укырга алалар, – диде китапханәче.

Китап – белем чыганагы гына түгел, ул хыял дөньясына алып керүче серле ишек тә. Ә саф һавада укылган һәр бит, һәр әкият бала күңелендә тагын да яктырак хатирә булып сеңеп кала.


Нет комментариев