“Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Радик Нургалиев Тәтештәге үзәк һәм авыллардагы китапханәләргә бүләккә татар телендә бастырылган илле китап тапшырды.
(Тәтеш, 9 сентябрь, Тәтеш таңнары). Физәлия Дәүләтгәрәеваның (Пушкареваның) “Төзәтәсе ялгышлар бар”, Зөлфәт Хәкимханның “Ятимгә дә яз килә”, Һади Кәримовның “Җиләкле алан”, Айгиз Баймөхәммәтовның “Нахак”, Марат Кәбировның “Киллер”, Хисаметдин Исмәгыйлевнең “Никах”, Люция Әблиеваның “Соңлап тотылган җавап” китаплары китапханә киштәләрендә лаеклы урыннарын алыр һәм матур әдәбият укырга яратучыларга һичшиксез ошар дип өметләнәбез.
Нет комментариев