Рәмис Сафиуллов районның газ хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов районның газ хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый

6 сентябрь – Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның газ хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:

– Бу көн үз язмышларын илебезнең иң катлаулы һәм әһәмиятле тармакларының берсе белән бәйләгән кешеләрне берләштерә. Районыбыздагы предприятиеләрнең, социаль объектларның, транспортның, авыл хуҗалыгы тармагының өзлексез эшләве турыдан-туры сезнең хезмәтегезгә бәйле. Сезнең бердәм эшләвегез нәтиҗәсендә йортларга җылылык һәм уңайлылык килә. Газ хезмәте ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Сез туплаган тәҗрибә, традицияләргә тугрылык киләчәктә дә яшь буын белгечләргә куелган барлык бурычларны уңышлы үтәргә ярдәм итәчәгенә ышанам.

Яңа казанышлар, нык сәламәтлек, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!


Нет комментариев