Авыл кешеләре татар халык уеннарын, җырларын, йолаларын тагын бер кат яңартты: Зур Әтрәчтә «Аулак өй» гөрләде!
Зур Әтрәч авылы мәдәният йортында Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2026 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» III район смотр-конкурсы кысаларында "Аулак өй" дигән матур чара булды.
"Аулак өй" — бу гади генә программа түгел, ә халкыбызның кадерле гореф‑гадәте: күңелле әңгәмәләр, халык уеннары, җырлар һәм бергәләп ял итү. Әлеге кичәдә һәркем үзен зур гаиләнең бер өлеше кебек тойды. Бик күркәм һәм күңелләргә хуш килерлек узды бу чара.
Нет комментариев