Тәтештә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» муниципаль этабы булып узды
Җәмгыять

Тәтештә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» муниципаль этабы булып узды

Конкурс кысаларында катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

28 октябрь көнне Тәтеш татар урта мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Конкурс районның иң талантлы һәм үз эшенә тугры педагогларны — татар теле һәм әдәбияты байлыгын яңа буынга сак саклаучыларны берләштерде.

Конкурс кысаларында катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр: ачык дәресләр үткәрделәр, авторлык методикалары белән уртаклаштылар һәм хезмәттәшләре өчен мастер‑класслар күрсәттеләр.

Конкурс йомгаклары буенча җиңүче һәм призерлар билгеләнде:

  • 1нче урын - Хәйруллина Рәзилә Фәһим кызы, Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • 2нче урын - Садыйкова Талия Гашыйгулла кызы, Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • 3нче урын Сәгыйрова Гөлзәр Нариман кызы, Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.

Фото: социаль челтәрләр


Нет комментариев