Бүген – суд хезмәткәре көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов суд хезмәткәрләрен һәм суд системасы ветераннарын котлый:
– Сезнең хезмәтегез – хокукый дәүләтнең нигезе, районыбызда тотрыклылыкның мөһим гарантиясе.
Кешеләрнең закон көченә ышанычы, җәмәгать тәртибе һәм төбәгебездәге тынычлык турыдан-туры сезнең һөнәри осталыгыгызга, принципиальлегегезгә һәм гаделлегегезгә бәйле.
Сез бу катлаулы бурычны лаеклы башкарасыз. Судьяларның һәм суд аппаратының көндәлек тырыш хезмәте тирән юридик белемнәр генә түгел, ә югары дәрәҗәдәге намуслылык, сабырлык һәм үз бурычыңа тугрылык та таләп итә.
Суд системасы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәсем килә. Сезнең бәяләп бетергесез тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм антка тугрылыгыгыз яшь белгечләр өчен лаеклы үрнәк булып тора.
Сезгә бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, һөнәри уңышлар һәм иминлек телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, җылылык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!
Нет комментариев