Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китаплар илендә

Олы Тормыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әкиятләр уку буенча кызыклы чара оештырылган.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина). Олы Тормыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әкиятләр уку буенча кызыклы чара оештырылган.

Аны авыл китапханәчесе Лилия Гафиятуллина мавыктыргыч итеп алып барган. “Әкиятләрнең иң кызык­ларын һәм яратып өлгергәннәрен кычкырып укыдык. Аннары балалар әдәби төрдәге үзенчәлекле уеннарда бик теләп катнашты”, – дип хәбәр иттеләр Олы Тормыдан. 

Байраш авылы китапханәсендә кыш аена багышланган рәсем ясау бәйгесе булып узган. 
Авылның яшь рәссамнары үзләренең сәләтләрен һәм фантазияләрен эшкә җигеп, Кыш бабай, Кар кызы, хайваннар, кышкы табигать, чанада шуган мизгелләрне, чаңгыда йөргән күренешләрне рәсемгә төшергән. Аларның әлеге сәнгать осталыгыннан китапханәдә күргәзмә дә бизәп куелган. 
“Балаларга кыш темасына кагылышлы матур әдәбият китапларындагы кызыклы әсәрләрдән өзекләрне укыдым. Чарага килүчеләр әдәби викториналарда катнашты, табышмакларга җаваплар әйтте, шигырь укуда үзләренең талантларын раслады. Иң яхшы рәсемгә приз бирелде. Аңа Нәргизә Хәйруллина белән Эльвина Гыймадиева лаек булды”, – диде кичәне оештырган Тәнзилә Йосыпова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев