Түбән Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре теләге булган һәркемне китапханәгә чакырып, аларга “Суыккай” дип исемләнгән әкият күрсәттеләр.
(Тәтеш, 24 гыйнвар, «Тәтеш таннары»Дания ХӘЛИМОВА ). Чара ахырында китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова яңа кайткан әкият китапларына күзәтү ясады. Мәдәният хезмәткәрләре әйтүенчә, әкиятне балалар гына түгел, шулай ук өлкәннәр дә яраталар икән. Чөнки тылсым һәм маҗаралар күңелләрне канатландыра һәм игелеккә, гаделлеккә өйрәтә. Яхшылыкның явызлыктан өстен чыгуы, һәркем өчен матур үрнәк булып тора.
Нет комментариев