Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатының яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Конституция төзәтмәләренә тулы рәвештә узды.
(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Конституция төзәтмәләренә тулы рәвештә узды һәм республика депутатлары тарафыннан кертелгән бердәнбер кабул ителгән төзәтмә булды. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итә.
“Бу яшьләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм аны хуплау өлкәсендә канунны эшкәртүгә һәм кабул итүгә нигез булып тора. Иң мөһиме – ул Конституциягә таянып, әлегә кадәр булмаган яшьләр сәясәте хакындагы федераль законны кабул итәргә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте Марат Бариев. Аның фикеренчә, Конституциядә элек яшьләр һәм яшьләр сәясәте турындагы төшенчә булмаган. Яшьләр сәясәте турындагы закон, аңа каршы торучылар күп булганлыктан, кабул ителмәгән. Хәзер инде, төзәтмәләр ярдәмендә, күпчелек каршылыкларны җиңеп чыгарга мөмкин.
Кертелгән төзәтмә Конституциянең 72нче маддәсенә кагыла, ул Россия Федерациясе һәм аның субъектларын бергәләп алып баруны күз уңында тота. Үзгәрешләр нигезендә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм тәрбия чаралары белән берәттән анда яшьләр сәясәте дә телгә алына, дип өстәде парламент әгъзасы.
Нет комментариев