Корабльне ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк тә
Исем – без танышкан вакытта әйтелә торган беренче сүз һәм нәкъ тә ул хәтердә озак сакланып калырлык кичерешләр калдыра.
Шуңа күрә дә, балага исем биргәндә, ата-аналар үзләренә зур җаваплылык ала.
Исем, әтисенең исеме, һәм фамилия – барысы да күңелгә ятышлы булырга тиеш, алар гаять зур мәгънәгә һәм көч-кодрәткә ия булып, күп яктан холыкны билгели, димәк, сабыйның язмышын да дигән сүз. Һәм “ошый яки ошамый” принцибы буенча исем кушарга ярамый, дип яза хатта тәтешле Илгизәр Галиев.
– Борынгы вакытта малайларны – әтисе яки бабасы хөрмәтенә, ә кызларны хатын-кыз ягыннан булган туганнары исеме белән атауның гаилә традициясе булган. Монда уңай яклар кебек, тискәресе дә бар. Ата-аналар билгеле бер холык һәм язмышлы туганының үрнәген исәпкә ала, ә бит бала аның начар сыйфатларын мирас итеп алырга мөмкин. Әле тагын еш кына шундый очраклар да була, туу турында таныклыкка, паспортка яздырган вакытта ф (Гариф, Зариф, Шәриф) хәрефен п хәрефенә алыштыралар, ул чакта әлеге исемнәр элек башкача әйтелгәннәр: Гарифулла, Гарифҗан, Мөхәммәдзариф, Шәрифҗан, Миңшәриф. Үзләренең шәхси исемнәреннән барлыкка килгән фамилияләрдә шулай ук еш кына хата китә, мәсәлән, Гәли, Вәли, Сәли, е хәрефе белән, дөрес язылмый. Бу орфографик хата, – дип саный Илгизәр Галиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев