Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Коробовлар гаиләсе Тәтешнең электр челтәрендә ярты гасырдан күбрәк эшли

Николай Коробов раслаганча, шушы еллар эчендә яңа технологияләр кертелгән, үзлегеннән үткәрүче изоляцияләнгән үткәргечләр, һава линиясе сакланышы, ышанычлы заманча җайланмалар кулланыла башлаган.

(Тәтеш, 22 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Башта шәһәр челтәр­ләрендә электр монтеры булып эшләдем, предприятие үзгәртелгәч – Тә­тештәге бүлгеч чел­тәр­ләрендә дәвам иттем, – ди тәҗрибәле энергетик. – Владимир Васильевич Васильев шәһәрдәге электр челтәрләрендә минем остазым булды, аны хөрмәт белән искә алам, Александр Иванович Стрюков – эшлекле җитәкче, бертуган Геннадий һәм Николай Рафаиловлар, Владимир Петрович Шулаев, Владимир Константинович Наумов һәм башкалар үз эшләренең чын осталары иде”. Оператив-күчмә бригаданың электр монтеры үзенең кулдашы, шулай ук районның энергетика системасында 30 елга якын эшләүче Евгений Волков белән беренче чиратта электр челтәрләренең төзексезлеген ачыклау һәм, мөмкинлеккә ­карап, аны җайга салу белән шөгыльләнә. “Бик шәп белгеч, ышанычлы дус”, – ди аның турында Николай Иванович. Николай Коробов һөнәри осталык бәйгеләрендә уңышлы катнашып, үзенең намуслы хезмәте өчен район һәм рес­публика дәрәҗәсендәге лаеклы бүләкләргә ия. 
 Иван белән Михаил да һөнәри өлкәдә әтиләре сукмагыннан киткән. Икесе дә – бер бригадада бүл­геч челтәрләрен файдалану буенча электр монтерлары. “Безнең бурыч – җайланмаларга хезмәт күрсәтү, электр чел­тәр­ләренең эшләвен тик­шерү. Яңа линияләр төзибез, искеләрен ремонтлыйбыз, – диләр бертуганнар. – Мас­тер Александр Тарасов, Илфир Мөхәммәтуллин белән берлектә үз эшебезне сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз”.

Иван Коробов һөнәри осталык буенча ярышларда команда составында катнашып, Буа электр челтәрләре филиаллары ­арасында кол­лек­­тивның югары рейтингына үз өлешен кертә. Электр монтерлары соң­гы вакытларда югары көчәнешле ток астында, сүз уңаенда, бер ел инде – 10 мең вольт көчәнешле ток астында эшләүләрен, моның нәтиҗәсендә кул­ланучыларның электр бе­лән тәэмин ителештә бернинди өзеклекләр булмавын билгеләп үтәләр. Әңгәмә барышында шулай ук пред­приятиедә аерым игътибар бүлеп бирелә торган куркынычсызлык мәсьәләләре турында да сүз алыштык.  

Тәтеш районы электр чел­тәрләре ­начальни­гы Виктор Демагин Коробов­лар турында хөрмәт белән бил­геләп үтеп, пред­прия­тиедә буыннар дәвам­лылыгы хуплануын белдерде. “Өлкәннәрнең һө­нәри һәм тормыш тәҗ­рибәсен яшьләргә тапшыруы мөһим, – ди Виктор Александрович. – Без Ванюхиннар, Демагиннар, Ивановлар, Маль­киннар, Порт­новлар, Рафаиловлар, Тугушевлар династиясе белән горурланабыз. Энергетика белгечләре киләсе һәрбер буын белән үзләренең һөнәри дәрәҗәсен арттыра, улы әтисеннән тәҗрибә туплый һәм яңа үрләр яуларга омтыла. Гаиләнең бердәмлелек, җаваплылык традициясе  коллективка да күчә, һәм коллектив мо­ңардан – көчлерәк, ә хезмәт нәтиҗәлерәк була бара, димәк бу, барлык куелган бурычларны без башкарып чыга алабыз дигән сүз”.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев