Бакырчы мәдәният йортында “Кышкы әкият” дип исемләнгән чара узган.
Мәдәният хезмәткәре Екатерина Гафурова хәбәр итүенчә, балалар һәм ата-аналарның бергәләп иҗат итүе алар арасында ышанычлы мөнәсәбәт булдыра, баланың үсешенә уңай йогынты ясый. Иҗат балага үзен күрсәтү, кирәкле булуын тою мөмкинлеген бирә.
Чарада Бакырчы авылында яшәүче өч сабыйлары булган аналар катнашкан. Балалар кадерле кешеләре белән бергәләп төсле кәгазьдән кышкы табигать күренешен ясаганнар.
Нет комментариев