Район полициясе статистикасына караганда, алдакчылар ятьмәсенә соңгы вакытларда яшьләр ешрак эләгә бара.
(Тәтеш, 26 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Бер микрокредит оешмасы вәкиленнән (үзәк офислары Новосибирскида урнашкан) 7 октябрьдә билгеле булмаган затка карата гариза керә, ул үзе турында ялган мәгълүмат бирә. Районыбыз авылында яшәүче 28 яшьлек берәү тарафыннан Интернет челтәре аша 20 мең сумга якын кредит рәсмиләштерелә. Кредит килешүе буенча бурыч түләнелмәгән. Җинаять эше кузгатылган булган. Полиция хезмәткәрләре кредит рәсмиләштергән кешенең шәхесен кайнар эздән ачыклыйлар. Бу Түбән Камада яшәүче хатын-кыз булып чыга. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә китерелә, анда үз гаебен тану хакында күрсәтмә бирә. Якын араларда эш судка юлланачак.
Биш көннән соң полиция бүлегенең кизү частенә алдакчылык турында тагын бер гариза тапшырыла. Бу юлы 1992 елда туган тәтешле мөрәҗәгать итә. Ул кредит рәсмиләштерергә теләп, банк хезмәткәре буларак таныштырган алдакчылар кармагына эләгә. Яшь хатын-кызны алар банк счетына комиссия һәм гомерне иминиятләштерү хисабына акча күчерергә кирәк дип хәбәр итеп, ялгышлыкка этәрә. Тәтешле әйтелгән шартларга ышанып, алдакчылар счетына 32 мең сум акча күчерә. Акчадан җилләр исә.
Уяу булыгыз, алдакчылар ятьмәсенә капмагыз. Үзегезнең банк картасы һәм счет мәгълүматларын беркайчан да хәбәр итмәгез. Кредит алу өчен бары тик тикшерелгән банк оешмаларына гына мөрәҗәгать итегез. Кредит рәсмиләштергәндә туганнарыгыз, якыннарыгыз белән киңәшләшегез, Интернеттагы шәрехләмәләрне укыгыз.
Нет комментариев