Тәтеш дәүләт автоинпсекциясе хезмәткәрләре 3нән 10 декабрьгә кадәр “Күренеп тор” акциясе уздыра.
(Тәтеш, 5 декабрь, Тәтеш таңнары). Чара җәяүлеләрнең, балаларның юлда йөргәндә җәрәхәтләнү куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге максаттан үз киемеңдә мөмкин кадәр күбрәк яктылык кайтаргыч әйберләр тагып йөрү кирәклеген искә төшерә. Бу тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт итүчеләрнең барысына да күренеп торырга ярдәм итәчәк. Велосипедчыларга да шулай ук караңгы вакытта яктырткыч әйберләр турында кайгыртуны күздә тоту зарур.
Нет комментариев