Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Күркәм чара уздырылды

    Олы Тормы авылы китапханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан күркәм чара уздырылды.

     (Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таңнары"). Олы Тормы авылы китапханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан күркәм чара уздырылды.

    “Китапханәче Лилия Гафиятуллина матур әдәбият укырга яратучыларны бәйрәмнең тарихы һәм аның матур билгесе – ромашканың нәрсәне аңлатуы белән таныштырды. Без, чарада катнашучылар, котлау открыткалары ясадык, ә балалар бик тырышып ромашкалар әзерләде. Әлеге чәчәкләр белән авылдашларны котладык”, – диделәр бәйрәм алды чарасында булган тормылылар.  

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: