Кулланучыны канун яклый
Җәмгыять

Кулланучыны канун яклый

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.

 2025 елда аның тематикасы түбәндәге шигарь белән билге­ләнгән: “Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү”.

– Без кулланучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйлибез, кулланучылар хокук­ларын яклау өлкәсендә гражданнарга хоку­кый белем бирүне алып барабыз, консультацияләр бирәбез, дәгъва белдерүдә һәм шикаять гаризалары язуда ярдәм итәбез, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова. – Үз эшчәнлегемне башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, шул исәптән Рос­потребнадзор һәм полиция белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырам.

Белгеч мәгълүматлары буенча, узган ел меңнән артык гражданга консультация бирелгән, шулардан 943 кеше халыкның социаль яктан якланмаган төркеменә керә.

– Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге сәүдә өлкәсенә туры килә – җитешсезлекләре булган товарлар сату, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү, шулай ук базар субъектлары тарафыннан товар һәм аларны җитештерүчеләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирелмәү, – дип билгеләп үтә Елена ­Константиновна. 

Ул тәтешлеләрнең кулланучылар хокукларын яклау буенча соңгы мөрәҗәгатьләрен мисал итеп ­китерде.

– Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз товар сатып алган һәм өстәвенә касса чегын да сакламаган. Ул товарны чексыз кире кабул итәрләрме дип борчыла. “Кулланучылар хокук­ларын яклау турында”гы законда сатып алучының касса яки товар чегы булмау аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тормый. Өстәвенә, товарның нәкъ тә менә шушы кибеттә сатып алынуын дәлилләүнең күп төрле ысуллары бар, – дип белдерә белгеч.

Хатын-кыз караватына бер­төрле ике япма сатып алган. Ләкин алар төсе һәм торышы буенча бүлмәнең интерьерына туры килмәгән.

– Сатучы мондый товарлар кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш түгел дип раслап, акчаны кире кайтарудан баш тарткан. Акчаны кире кайтарырга хакым бармы? – дип сорый шәһәрле.

– Япмалар тиешле сыйфат­лы азык-төлек булмаган, кире кайтарылырга яки башка үлчәм­дәге, торыштагы, зурлыктагы, төрдәге, төсләрдәге яки ком­плектациядәге шундый ук товарга алыштырылырга тиеш булмаган товарлар исемле­генең бер пунктына да керми. Димәк, япмалар кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш. Сатып алу көнен санамаганда, 14 көн эчендә алмаштырырга яки кире кайтарырга мөмкин. Шул ук вакытта товар кулланылышта булмаска тиеш, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланырга тиеш, – дип ачыклык кертә ­Елена ­Сазонова.

фото: Татар-информ
 


Нет комментариев