Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышкы балыкчылык тәмамланды

Язгы бозның бик тә мәкерле булуын  онытмаска кирәк, сулыклар ачылганчыга кадәр кояш һәм томан аңарда вак куышлыклар ясый, көпшәкләндерә, югыйсә тышкы яктан караганда ул нык булып күренә. 

(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары"). Мондый боз кеше авырлыгын күтәрә алмый, транспорт турында әйтеп тә торасы түгел. Тәтеш янында Иделдә 9 мартта иртәнге сәгатьтә боз өстендә килеп чыккан фаҗига үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозуның ачык мисалы. Җирле яшәүчеләрдә “шалтр” дип аталып йөртелә торган бозда йөрү өчен эшләнгән мотоцикл боз астына китә. 

“Өч кеше ярдан 300 метр ерак­лыкта салкын суга төшә. Аларга мөстәкыйль рәвештә бозга күтәрелергә насыйп була, ләкин ачыклык барлыкка килү аркасында ярга кадәр барып җитәргә мөмкинлекләре булмый. Зыян күрүчеләр штаттан тыш ГИМС инс­пекторларын җәлеп итү белән коткаручылар көче ярдәмендә аэрочаналарда ярга чыгарылды, алар медицина ярдәменнән баш тартты”, – дип хәбәр итте ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГИМС дәүләт идарәсе Үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев.

Юка бозга кергән өчен ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсе буенча административ җа­ваплылык каралган (гражданнарга кисәтү яки 1500дән ­2 мең сумга кадәр административ штраф салу; вазифаи затларга – 5 меңнән 7 мең сумга кадәр; юридик затларга – 50 меңнән 70 мең сумга кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев