Җәмгыять

“Кышкы әкияти чакта без синең белән укыйбыз” дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрделәр

Укуларның максаты - Яңа ел могҗизалары турында тылсымлы әкият дөньясы белән танышу.

(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Түбән Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре нәниләр өчен “Кышкы әкияти чакта без синең белән укыйбыз” дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрделәр.  Укуларның максаты - Яңа ел могҗизалары турында тылсымлы әкият дөньясы белән танышу.

Чара башында балалар кышны яратамы һәм ни өчен бу ел фасылы аларга ошый, дигән әңгәмә үткәрелде.  Кышкы темага багышланган китаплар күрсәтелде. Бу тылсымлы ел фасылы турында бик күп кызыклы әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр барлыгын сөйләделәр.  Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары Илназ һәм Мәликә укый беләләр. Алар үзләре бик теләп китапханәче укуын көтеп тормыйча, чиратлашып, “Яңа ел әйлән-бәйләне” дигән шигырьләр җыентыгын укыдылар.

 


Нет комментариев