Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызлар. Күңел тынычлыгын сакларга тырышыгы

АВГУСТ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ

(Тәтеш,2 август, "Тәтеш таңнары").  

Кучкар. Сезне рух күтәренкелегендәге, киң күңелле кешеләр тирәләп алыр, алар сезне көч-куәт белән “канатландырып” җибәрәчәк. Аларның киңәшләрен тыңлагыз һәм ярдәмнәрен кире какмагыз. Акча белән саграк булыгыз: аны кирәгенчә генә сарыф итегез.

Үгезбозау. Яңа эшләргә тотынырга кирәкмәстер, үзегезнең белем һәм осталыкны тулысынча кулланыла алырлык эш белән шөгыльләнергә кирәк. Табигый үҗәтлек һәм эш сөючәнлек максатка ирешергә булышлык итәчәк.

Игезәкләр. Бик тыныч һәм сабыр булырга, тирә-юньдәге кешеләргә карата үзегезнең мәрхәмәтлелекне, кайгыртучанлыкны мөмкин кадәр күбрәк күрсәтергә тырышыгыз.

Кысла. Ай тотрыклы. Алда борчулар һәм сынаулар күренми. Яхшы ял итүгә, яңа танышуларга өметләнергә була. Үзегезнең сәламәтлеккә игътибар итәргә кирәк.

Арыслан. Иң кирәкле планнарны тормышка ашырып булу өчен бик кулай вакыт җитә, аеруча да сез кирәкле кешеләр белән уртак тел таба беләсез. Август финанс планында да уңышлы булачак.

Кызлар. Күңел тынычлыгын сакларга тырышыгыз. Кайда да булса чыгып йөрү: мисалга, Вшихага бару һәм чал Идел киңлекләре белән хозурлануны гадәткә кертү файдалы.

Үлчәүләр. Бу вакыт эштә бигрәк тә уңышлы һәм файдалы булачак, шулай да кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен теләсә кайсы эштә вак-төякләрнең асылын аңларга тырышыгыз.

Чаян. Көтелмәгән табыш та, күрелмәгән сарыф итүләр дә булуы ихтимал. Туганнарыгызга игътибар итәргә тырышыгыз, алар сездән аңлау һәм ярдәм көтә.

Укчы. Август төрлелеге белән сөендермәс, алда күп эшләр көтә, шулай ук офыкта яңа максатлар барлыкка киләчәк. Яхшы гына акча эшләп алу мөмкинлеге туачак.

Кәҗәмөгез. Әлеге вакытны яңа белем алуга файдаланыгыз, алар сезгә киләчәктә кирәк булачак. Тиешенчә ял итәргә һәм көч тупларга тырышыгыз.

Сукояр. Организм ял таләп итә, әмма сезнең әле төгәлләнеп бетмәгән эшләрегез күп. Ай азагында “сулыш алырга” һәм кечерәк сәяхәт ясарга мөмкин булачак. Шәхси тормышыгызда проблемалар килеп чыгуы ихтимал.

Балыклар. Эшләрегезнең уңышы бары тик үзегездән генә тора, ләкин ярдәмгә мохтаҗ буласыз икән, ул чакта туганнарыгызга һәм күптәнге дусларыгызга мөрәҗәгать итегез. Август актив эшчәнлек өчен кулай булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев