Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кызыксындыручан клублар да бар

    “Китаплар һәм кешеләрне яратам – минем һөнәремдә иң мөһиме менә шулар”, – дип уртаклаша Тоншерма авылы китапханәсендә эшләүче Лидия Караева.

    (Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Лидия Николаевнаның китапханә эшендәге хезмәт стажы 30 ел. “Авыл зур түгел, шулай да өлкәннәр дә, балалар да китапханәгә бик теләп йөриләр, – ди ул. – Һәркайсы өчен кирәкле әдәбиятны сайларга тырышам, аларны кызыксындырган сорауларга җавапны кайдан табарга икәнлеге турында киңәшләр бирәм. Безнең китапханә фонды һәрдаим яңа китаплар белән тулыланып тора, заманча җайланмалар: ксерокс, компьютер да барлыкка килде, Интернет челтәрен куллану мөмкинлеге бар – китап укучылар өчен барлык шартлар булдырылган”. 

    Китапханә – очрашу, аралашу, уку, иҗади үсеш урыны да. Лидия Караева шуңа күрә дә 2008 елда “Очрашу” дип исемләнгән китап укучылар берләшмәсе оештырган. Балалар әти-әниләре белән бергә китап­лар гына укып калмыйча, шулай ук кызыклы фильм­нар һәм мультфильмнар да карыйлар, акыл үсешенә йогынты ясаучы уеннар уйныйлар, өйрәтү программалары белән танышалар, әдәби бәйрәмнәр, укучылар бенефислары, театральләштерелгән күренешләр үткәрәләр. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен ун ел элек “Китап уку өчен” дигән клуб ачылган, биредә медиа-лекторияләр, әхлак дәресләре уздырыла. 2017 елның гыйнварыннан авыл кешеләре өчен Интернет челтәрендә белемгә өйрәнүне күз уңында тоткан “Компьютер академиясе” дип исемләнгән клуб эшли.
    фото: архив/Авангард

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: