Тәтешле Ирина һәм Александр Врясовларга уллары Евгений хезмәт итә торган хәрби частьтән Рәхмәт хаты килгән.
(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Сезнең улыгыз Врясов Евгений Александрович безнең частьтә хезмәт иткән вакытта үзен яхшы яктан, намуслы һәм тәртипле хәрби хезмәткәр буларак күрсәтте, – диелә хатта. – Ул үзенең Россия Федерациясе Кораллы көчләрендәге хәрби бурычын үрнәк булырлык итеп үти һәм командирлары өйрәткәннәрнең барысын да үзләштерә”.
Хәрби часть командованиесе Врясовлар гаиләсенә улларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен “Сез улыгыз белән горурлана аласыз” – дип рәхмәт белдергән.
Нет комментариев