Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Әлифбам – тел ачкычым

    Шушы көннәрдә Зур Әтрәч башлангыч мәктәбендә, шаулап-гөрләп, Әлифба бәйрәме узды.

    (Тәтеш, 14 февраль, “Тәтеш таңнары”, Сиринә Сәйфетдинова, фото гәҗитебез фотобанкыннан). Әйе, әйе, нәкъ шулай: шаулап-гөрләп! Берәр тантаналы чара булса, мәктәп тагын да җанлана төшә. Бер гаилә балалары кебек булган укучылар  берсен-берсе уздырып үз туган телебездә рәхәтләнеп җырлыйлар, матур итеп шигырьләр сөйлиләр. Тырыш укытучылар булганда, балалар кечкенәдән үк үзләренең татар булулары белән горурланып үсә. Димәк, халкыбызның киләчәге бар, дигән сүз! Татар теленнән олимпиадаларда катнашып призлы урыннар алалар. Урта мәктәпкә киткәч тә, татар теле һәм әдәбиятыннан алдынгы урыннар алулары – моның ачык мисалы!

    “Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәреннән берсе нинди бәйрәм?” – дип сорасалар, бер дә икеләнмичә Әлифба бәйрәме дияр иде һәрберебез. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы  Әлифбадан башлана бит.

    Әлифба бәйрәме  ул укырга-­язарга өйрәнгән укучыларның әти-әниләре өчен, хәтта дәү әти, дәү әниләр өчен дә зур тантана булып тора.

    Әле кайчан гына мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән Зилә Шакирова һәм Снежана Кәбирова кулларына беренче китап – Әлифбаны алганнар иде, ә бүген инде алар – укучылар – беренчеләр исемен йөртәләр. “Сау бул, Әлифба” дип җырлап, беренче китап­лары белән саубуллаштылар. Матур итеп бизәлгән сыйныф булмәсенә кунакка килгән Туган тел (Илфат Җамалетдинов), Әлифба (Гүзәл Саппарова), Азбука (Ленар Кәбиров) бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

    Әлифба белән беррәттән укучылар матур итеп сөйләргә, әдәп­ле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга ­өйрәнделәр.  

    Бәйрәмгә килгән әниләр дә, кызларының чыгышларын зур дулкынлану һәм горурлык  белән карап утырдылар, мәктәп елларын искә төшерделәр. Сыйныф җитәкчесенә рәхмәтләрен белдерделәр. Ә 1 яшьлек Алия белән 3 яшьлек Альберт, апалары чыгыш ясаганны тын гына сокланып, күзәтеп утыр­дылар. Әйе, бәйрәмгә килүче нәниләребез булганда  зур һәм якты мәктәптә Әлифба бәйрәме киләсе елларда да узар, дәвамлы булыр, дип ышанабыз.

    Беренче укытучылары Гүзәлия Гафиятуллина бәйрәмне дәвам итеп, укучыларга уңышлар теләп, болай диде:  “Әниләрегез сезне сөйләшергә өйрәтсә, Әлифба китабы укырга, язарга өйрәтә. Тагын да яңа ачышлар, яңа үрләр яуларга насыйп булсын”. Ул агымдагы елның аеруча истәлекле даталарга бай булуын, Әлифба китабына да 55 яшь тулуын билгеләп  үтте. Бәйрәм күмәкләп Туган тел җырын башкару белән ­тәмамланды.

    Укытучылар Нурфия Нәфигыйна, Фирдания Миннуллина, Гөлнур Вәлиева һәм өлкәнрәк сыйныф укучылары, әниләр, балаларны тәбрикләп, истәлек­ле бүләкләр тапшырды. Аш пешерүче Асия Хәертдинова беренче сыйныф уку­чыларын ашханәдә чәй табыны әзерләп сөендерде. Бәйрәм рухы биредә дәвам итте.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: