Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Җәббаров: тармакта тулаем продукция күләме 242 млрд. сумлык булыр дип көтелә, җитештерү индексы 103,6% тәшкил итәчәк

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

Хезмәт хакы   нинди ул -   кызыктыра  торганмы яисә  пассивмы   - ахыр  чиктә, хезмәткәрләрнең хезмәт нәтиҗәлелеге, аларның  эшкә  мөнәсәбәте һәм тулаем  республика икътисады шуңа  бәйле, диде   Марат Җәббаров. Аның  фикеренчә,  хуҗалык эшчәнлеген  нәтиҗәле  алып бару  өчен  җитештерү генә аз әле,  ә аны  оста  итеп сата  белергә дә кирәк,  ә бусы  инде  җитештерелә  торган  продукциянең  сыйфатына  турыдан-туры  бәйле.  

Быелгы  ел  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре өчен  узган елардагыга  караганда уңышлырак булды,  дип әйтсәк  тә  була.   

Авыл  хуҗалыгы тармагында  өстәлгән бәяне  арттыруның  төп  чыганагы  хезмәт җитештерүчәнлеген  арттырудан  гыйбарәт, ә бу  инде  җитештерелгән  товарның  бер хезмәткәргә  туры  килә  торган  саны.  



Аның  сүзләре  буенча,  хезмәт өчен  түләү  системасын  эшләгәндә  түбәндәге    принциплар  алынырга  тиеш: хезмәт өчен  түләүнең башкарыла  торган  эшләрнең  характерына  туры  килүен  тәэмин  итү,    АПКда эшләүнең  абруен арттыру һәм  кадрлар потенциалын  саклап калу.  

Тармак  белгечләре  өчен  ел  саен  “Һөнәри осталык конкурсы”  үткәрелә,      «Иң яхшы зоотехник», «Иң яхшы  агроном», «Иң яхшы  икътисадчы» номинацияләрендә  АПКның 100 иң яхшы  белгече   100әр мең  сум  премия  белән  бүләкләнәләр.   


Агросәнәгать комплексының барлык  икътисадчыларны  шул   программа  аша  укыту  планлаштырыла.  

2020  елның  1  гыйнварыннан  хезмәт өчен  түләүнең    минималь  күләме  (МРОТ) үзгәрүгә  бәйле  рәвештә, бигеләнгән МРОТ нигезендә   тариф  ставкаларын  арттырып,  җитештерүнең  барлык  тармакларында  куллану  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан хезмәт өчен  түләү буенча  күрсәтмәләр  эшләнде  һәм  районнарга  җиткерелде.    Бу  хезмәт хакын  арттыру юнәлешендә  эш алып баруга  ярдәм  итәчәк.    

2020  елның  беренче  кварталы йомгаклары  буенча,  язгы  кыр  эшләре  башланыр алдыннан  тәкъдим  ителгән  күрсәтмәләрне  хезмәт хакын  исәпләгәндә куллануга  карата  күчмә  мониторинг  уздырылачак.    

«Районнар  башлыкларыннан һәм хуҗалыклар  җитәкчеләреннән  әлеге күрсәтмәләрнең  үтәлешен һәм куланылуын  тикшереп  торуларын  сорыйм,   шул  ук  вакытта,  уртача  хезмәт хакын  арттыру һәм хезмәт хакын  вакытында  түләмәүләрне булдырмау  кебек  өстенлекле  күрсәткечләргә бәйләп, дәүләт ярдәме  бирү тәртипләренә  үзгәрешләр  кертү  буенча Министрлык  тарафыннан   “юл картасы” эшләнүен  дә  истә тотарга  тәкъдим  ителә.   Хезмәт хакын  вакытында  түләмәү фактларын  бетерү  чараларын  без  бергәләп  аерым  контрольгә алырга  тиеш,  бигрәк  тә,  яңа  ел  бәйрәмнәре  алдыннан», - диде  Марат Җәббаров.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев