Республикада җиде район 1 гектарга 70 кг (район буенча уртача) туплаган. Болар: Зәй, Сарман («Агрокөч» АҖ) районнары – 90 кг-га якын, Тәтеш, Тукай районнары – 80 кг-дан артык, Әтнә, Саба, Балтач районнары – 75 кг-нан артык. Аларда минераль ашламалар кайтару дәвам итә.
(Тәтеш, 13 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Бу атнада кыр эшләре һава торышына карап алып барылды, – диде Җәббаров. – Төрле районнарда төрлечә булды ул, кайбер урыннарда көчле яңгырлар да явып узды. Гомумән алганда, көзге культураларның торышы начараймады».
Республикада 9 апрельдән көзге культураларга, биофунгицидлар (профилактика өчкен), микроэлементлар һәм усеш стимуляторлары кулланып, ашламалар сиптерелә башлады. Гомумән, вегетация буенча 3-4 мәртәбә эшкәртү планлаштырыла, шул исәптән тамырдан тыш тукландыру да күз алдында тотыла. Әмма нәтиҗә уңай булсын өчен барлык матди ресурслар, шул исәптән минераль ашламалар белән тәэмин ителгән булу кирәк.
Бу атнага тупланган минераль ашламалар күләме 146 мең тонна тәшкил итә, ягъни бер гектарга 52 кг (2019 елның көзендәге 8 кг белән).
Республикада җиде район 1 гектарга 70 кг (район буенча уртача) туплаган. Болар: Зәй, Сарман («Агрокөч» АҖ) районнары – 90 кг-га якын, Тәтеш, Тукай районнары – 80 кг-дан артык, Әтнә, Саба, Балтач районнары – 75 кг-нан артык. Аларда минераль ашламалар кайтару дәвам итә.
Министр әйтүе буенча, тагын бер әһәмиятле мәсьәлә – орлыклар мәсьәләсе ул. Гомумән алганда, орлык материалын, шул исәптән бөртеклеләр орлыкларын, яңарту буенча уңай үзгәрешләр күзәтелә. Күпчелек хуҗалыклар орлыклар сортларын алыштыру һәм яңарту буенча актив эшлиләр.
«Гомумән, быелгы уңыш өчен оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчелгән мәйдан 40%тан артыграк булачак; репродукцион орлыклар – 42%; гомуми орлыклар (РСт) – 15%тан азрак, бу – уртача республика буенча», – диде Марат Җәббаров.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге белешмәләре буенча, бүгенге көнгә кадәр кайбер хуҗалыкларда чәчә торган орлыкларының сыйфаты буенча белешмәләр юк.
Үсемлекчелек тармагына бюджет ярдәменә килгәндә, компенсация субсидияләре тулысынча бирелгән, кызыксындыру ярдәменең күпчелек өлеше дә җиткерелгән. Якын араларда рапска һәм сояга өстәмә бюджет ярдәме биреләчәк.
«Майлы культуралар экспортка чыгарыла торган культуралардан санала. Шуңа күрә безгә рапс һәм соя мәйданнарын арттыру отышлы булачак, шул исәптән агрономия ягыннан караганда да. Соңгы ике елда бюджет акчалары бөртекле культуралар буенча да, шулай ук майлы культуралар буенча да бары тик конкрет төбәктә районлаштырылган орлыклар чәчелгән очракта гына бирелә», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул муниципаль районнар башлыкларыннан – бюджет ярдәменнән мәхрүм булмас өчен – чәчелә торган орлыкларның районлаштырылганмы – юкмы икәненә ревизия ясауларын сорады.
Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы пресс-службасы хәбәр итә
Нет комментариев