Машина ачкычы алдылар
Җәмгыять

Машина ачкычы алдылар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлеге җитәкчеләренә – муниципаль берәмлекләр арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә 100 машина ачкычы тапшырды.

(Тәтеш, 25 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Смотр-конкурста җиңүчеләр арасында Тәтеш районы вәкилләре – Нармонка авылы җирлеге башлыгы Тәлгать Хәкимов һәм Келәш авылы җирлеге башлыгы Фәнил Галимов та бар.

“Республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт, – дип уртаклашты алар. – Әлеге бүләк бездә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгына югары бәя бирү билгесе булып тора һәм ул авыл җирлекләрендәге күп мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә ярдәм итәчәк”.  

фото: https://tetushi.tatarstan.ru


Нет комментариев