Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Җәмгыять

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

ТР Тәтеш районы буенча 1нче санлы суд участогында җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова тарафыннан А.-га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.

2025 елның 6 апрелендә 8 сәгать 45 минутта бер ир-ат, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, исерек хәлдә машина йөрткән, моның белән административ хокук бозу гамәле кылган.

А. РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 45 000 сум күләмендә административ җәза билгеләнгән, бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. 

фото сгенерировано Kandinsky 3.1


Нет комментариев