Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мастер-класслар гаҗәпләндерде

Тәтештәге 2нче урта мәктәп педагоглары директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының район семинарында үз эшләренең тәҗрибәсен уртаклашты.

(Тәтеш, 9 декабрь, "Тәтеш таңнары, Алинә Тарханова ). Мәктәп директоры Фиргать Гаффаров сәламләү сүзендә семинарның нәтиҗәле һәм педагогия коллективының файдалы, хезмәттә кулланышлы булу теләген белдерде. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары “Гаиләнең финанс фестивале” кебек, шундый инновацион төрдәге эшләр, тренинглар, түгәрәк өстәлләр белән таныштыр­­ды. Семинарда катнашучылар ата-аналар оешмасының гамәли эшен күрде. 

“Гаиләнең финанс фестивале” чарасындагы күренешләрдә уеннар һәм күңел ачулар аша һәркем финанс гыйлеме өлкәсендә үзенең белемен яхшырта ала. Знатновлар, Вәлиулловлар, Шәфигуллиннар гаиләсе “Иҗади мәгърифәт эшен тәкъдим итү” секторында үзләренең финанс проектын күрсәтте. Стадниклар, Соколовлар, Головановлар, Сорокиннар гаиләсе ясаган сувенирлар һәм аларга куелган бәянең исәп-хисабы әйтеп бетергесез кызыксыну уятты.

Захаровлар, Зиннуровлар, Саматовлар, Рыжовлар, Курмышкиннар, Юдиннар, Гавриковлар, Әхмәтовлар гаиләсе тәкъдим иткән ярминкә – “Осталар шәһәре” күргәзмәсе мастер-класслар төрендә үтте. Семинарда катнашучы һәркем осталар җитәкчелегендә сувенирлар әзерләде.

Педагог-психолог Екатерина Нигъ­мәтуллина уздырган тренинг педагогларга  аларның шулай ук ата-­аналар да икәнлеген, үз балаларын гына түгел, белем биргән укучыларын да йөрәк җылысы белән җылытуларын искә төшерде. 

Укучылар һәм Татьяна Лубганс, Сергей Фролов, Наталья Хөснетдинова сыйныфларындагы ата-­аналар комитеты әгъзалары “Дус сыйныф серләре” бәйгесенең мәктәп, муниципаль, республика этапларында катнашуның гамәли тәҗрибәсе белән уртаклашты, анда чыгыш ясау әлеге мәктәптә матур гадәт булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев