Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Меркурий” мәгълүмати системасы киңәя

Исегезгә төшерик, 2018 елның 1 июленнән ит, балык, йомырка продукцияләренә, балга, кайнамаган сөткә һәм кайбер башка товар төрләренә электрон ветеринария сертификатлары рәсмиләштерү мәҗбүригә әйләнде.

(Тәтеш, 14 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). “Меркурий” федераль системасында ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү 2019 елның 1 ноябреннән түбәндәге сөт продукциясе ­төрләренә мәҗбүри булачак:
– эчәргә яраклы сөт (пастеризацияләнгән, ультрапас­теризацияләнгән, стерилизацияләнгән);
– сәнәгать ысулы белән җитештерелгән һәм куллану төргәгендә төргәкләнгән, сөттән эшләнгән, термик эшкәртү узган, шул исәптән теләсә нинди майлылыктагы эремчек һәм яңа сырларның әчетеп ясалган сөт продукцияләре;
– туңдырма.

Исегезгә төшерик, 2018 елның 1 июленнән ит, балык, йомырка продукцияләренә, балга, кайнамаган сөткә һәм кайбер башка товар төрләренә электрон ветеринария сертификатлары рәсмиләштерү мәҗбүригә әйләнде. Ә агымдагы елның 1 июленнән әлеге исемлеккә әзер продукцияләр, шул исәптән сыр, май һәм куертылган сөт өстәлде.

“Электрон ветеринария сертификаты продукцияләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттырырга йогынты ясый, һәм инде хәзер Россия базарында фальсификация­ләнгән сөт продукцияләре өлешенең 4 процентка кимүе турында әйтеп була. Россельхознадзор тарафыннан уздырыла торган лаборатория тикшерүләренең нәтиҗәләре шул хакта белдерә. Чагыштыру өчен, 2018 елның 9 ае эчендә 12194 сынау буларак тикшерелгән сөт һәм сөт продукциясенең 2647се – 21,7 процент, сыйфатны билгеләү төркеменә тәңгәл булмавын күрсәтте. 2019 елның әлеге чоры белән чагыштырганда сынауга алынган 12513 сөт һәм сөт продукцияләренең 2214е  фальсификацияләнгән дип танылды, бу 17,6 процент тәшкил итә. Сыйфатсыз бал һәм балык продукцияләренең проценты акрынлап кими”, – дип хәбәр итә Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X