Күрсәтелгән затларның ветеринария белеме булу кирәклеге турындагы таләпләр РФ канунында билгеләнмәгән.
(Тәтеш, 1 март, «Тәтеш таннары»). ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе хәбәр итә, РФ АХМ ветеринария Департаменты хаты нигезендә 2018 елның 11 октябреннән 24нче пунктка (№ 25/3113) Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы (№ 589, 2016 елның декабреннән) белән расланган электрон төрдәге ветеринар белешмә документларны рәсмиләштерү Тәртибендә “сертификатка ия булу” хокукы “Меркурий” системасына теркәлүчеләргә, яисә аттестация үткән ветеринария табибларына, бу оешманың уполномоченный затлары, шәхси эшкуар, физик зат, яисә аларның вәкилләре – контроль астындагы товарны алучылар яисә РФ Дәүләт ветеринария хезмәтләре системасына кергән органнар яки учреждениеләрнең уполномоченный затлары булып торучыларга бирелә. Әгәр оешманың уполномоченный затына “сертификатка ия булу” роле бирелгән очракта, ул бары тик тере терлекләрдән тыш, теләсә нинди продукциягә электрон төрдә кергән ветеринар белешмә документларын бирә ала. Күрсәтелгән затларның ветеринария белеме булу кирәклеге турындагы таләпләр РФ канунында билгеләнмәгән.
Нет комментариев