Җәмәгатьчелек иминлеге контрольдә
Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында Тәтеш районы балаларын җәйге ялга әзерләгән вакытта “Карлыгач” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерен һәм мәктәп яны лагерьләренең террорга каршы саклану торышын тикшерделәр.
(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары"). Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында Тәтеш районы балаларын җәйге ялга әзерләгән вакытта “Карлыгач” шәһәр яны сәламәтләндерү лагерен һәм мәктәп яны лагерьләренең террорга каршы саклану торышын тикшерделәр.
“Балаларның җәйге ял иминлеге барлык җаваплы хезмәтләр тарафыннан иң югары дәрәҗәдә тәэмин ителергә тиеш”, – диде Рәмис Сафиуллов, районның беркетелгән оешмалары һәм ведомстволары җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләрне биреп.
Киңәшмәдә районда майның икенче яртысында күмәк чаралар оештырган вакытта, шулай ук быел Тәтештә – 8 июньдә, район авыллары җирлекләрендә 9 июньдә булачак милли бәйрәм Сабан туена әзерләнгәндә, аны уздырганда җәмәгатьчелек иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар оештыру буенча карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев