Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәңгегә исәннәр

“Иоковода фронтовикларның Сугышчан дан обелискын төзекләндерү эшләре тәмамланды”, – дип яза әлеге авылда гомер кичерүче Алексей Антонов.

Тәтеш, 17 ноябрь, Тәтеш таңнары. Юлия КАЛИНИНА ). Обелисктагы Ватан сугышы ордены сурәтен яңарттылар һәм “Һәркайсын исемләп беләбез. Ватаныбызның азатлыгы өчен фашистлар белән сугышта катнашучыларга мәңгелек истәлек” дигән сүзләр яздылар, сугышта катнашучылар исемлеге белән плитә, яңа койма урнаштырдылар.

“Фронтта Иоководан 135 кеше һәлак булды, 132се яралар белән, һәм контузияләнеп кайтты. Хәзерге вакытта авылда, ни аяныч, сугышта катнашкан берәү дә юк. Обелиск белән янәшәдә Әфганстанда һәлак булган Андрей Потаповка һәйкәл куелды. Сугышчан дан обелискын төзекләндерү Жуково авыл җирлеге башлыгы Николай Сапожников, Иоковода яшәүче Раиса Матюшина һәм тәтешле Николай Пирогов ярдәмендә мөмкин булды”, – дип хәбәр итә Алексей Федорович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев