Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Миләшкәй” балалар бакчасы балалары Иске Яңа ел алдыннан чыршыкайны озаттылар

    Бәйрәмгә балалар яраткан әкият геройлары килгән.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). “Миләшкәй” балалар бакчасында Иске Яңа ел алдыннан балалар җырлар, уеннар, шигырьләр, биюләр белән чыршыкайны озаттылар.

    Бәйрәмгә балалар яраткан әкият геройлары Убырлы карчык, клоун һәм әлбәттә инде Кар Кызы белән Кыш бабай да килгән иделәр.

    Балалар белән бергә олылар да көне буена күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Кыш бабай балаларны татлы күчтәнәчләре белән сыйлады.

    Яңа ел яңа бәхет, яңа шатлыклар, яңа уңышлар алып килсен һәммәбезгәдә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: