Миңнеханов мәктәптә һәлак булучылар истәлегенә социаль челтәрдә пост куйды
Татарстан Президенты аклы-каралы фото янына «Кайгырабыз» дип яза.
(Тәтеш, 12 май, «Тәтеш танңары»). Бүген, 175 нче мәктәптә фаҗига корбаннары истәлегенә матәм көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгыруын белдерде. Ул инстаграмдагы сәхифәсенә пост куйды.
«Кайгырабыз», — диелә аклы-каралы фото янындагы язмада.
Кичә, 11 май көнне, Казанның 175нче мәктәбенә 19 яшьлек үсмер һөҗүм итте. Биредә тугыз кеше һәлак булды, 21 кеше яраланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев