Җәмгыять

Минем әбием

---------------

(Тәтеш, 9 февраль, «Тәтеш таннары», Айдар САЛАВАТУЛЛИН, 1нче урта мәктәп укучысы ). Әбием Ркия Хәйдәр кызы матур Идел елгасы ярында урнашкан Тәтеш шәһәрендә яши.

Әби мәктәптә яхшы билгеләренә укыган. Аннары Казан медицина университетына укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң, Тәтеш районында кырык ел санитария табибы булып эшләгән. Яшь кенә булса да, аңа төрле катлаулы хәлләрне җиңеп чыгарга туры килгән. Ул чакларда төрле инфекцияле чирләр киң таралган булса да, беркайчанда югалып калмаган һәм үз хезмәтен намус белән башкарган.

Озак еллар тырыш хезмәте өчен әбием Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән.
Әбием әлегә кадәр безне ягымлы итеп каршылый, зирәк киңәшләрен бирә, тәмле пироглар пешереп сыйлый. Без аңардан үрнәк алабыз һәм аңа сәламәтлек телибез.

 


Нет комментариев