Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Минем тарих-Минем Татарстан!» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Конкурска материалларны 30 майга кадәр 100tatarstan@gmail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

(Тәтеш, 7 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Аны  «Татар-информ» хәбәр итә.

Конкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра.

Конкурста Россиянең 12 яше тулган барлык гражданнары катнаша ала. Һәр катнашучы татар һәм рус телләрендә һәр номинация буенча берәр эш тәкъдим итә ала.

Катнашучыларга «Туган як» (эссе, очерк, туган якны өйрәнү), «Туган жир» (мәдәният, табигать, тарих, туган як традицияләре турында фотоматериаллар), «Искиткеч кешеләр» (Татарстан үсешенә зур өлеш керткән кешеләр белән әңгәмә һәм репортаж һ.б.), «Минем гаиләм» (гаилә традицияләре, эшче һәм фәнни династияләр, күпбалалы гаиләләр турында хикәяләр, өлкәннәрне искә алу), «Көчле коллективта — безнең киләчәгебез» (100 еллык һәм аннан да күбрәк тарихы булган хезмәт коллектилары казанышлары турында хикәяләр) номинацияләре тәкъдим ителә.

Конкурска материалларны 30 майга кадәр 100tatarstan@gmail.ru электрон адресына «На конкурс «Моя история — Мой Татарстан!» дип билгеләп җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев