Музыкаль уңышлар
Укытучы Лилия Кузнецова җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәбенең дүртенче һәм бишенче сыйныф укучылары Мәскәү шәһәре “Талантлар бизәлеше” балалар иҗатын үстерү үзәге ярдәмендә һәм фортепиано өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклауга юнәлтелгән “Талантлар салават күпере” III Халыкара бәйгедә катнашты.
(Тәтеш, 19 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА). Дарья Бехтина “Фортепианода ялгыз башкару” номинациясендә II дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде.
Педагог Лилия Кузнецова белән бергә чыгыш ясаган Ангелина Глушкова һәм Полина Потапова “Фортепиано ансамбле, укытучы – укучы” номинациясендә III дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнделәр. Маргарита Богян катнашучы Дипломына ия булды. Лилия Петровна педагогия осталыгы, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерүдә зур өлеш керткәне һәм укучыларны бәйгегә әзерләгәне өчен Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев