Җәмгыять

Намуслы хезмәтләре өчен

Намуслы хезмәтләре өчен

(Тәтеш,  5 декабрь, Тәтеш таңнары).  Озак еллар намуслы һәм авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте тапшырылды:

“Авангард” ҖЧҖ механизаторы Левштанов Владимир Александровичка;
“Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ директоры урынбасары Мәүлиханов Ранис Фәрит улына.

Озак еллар фидакарь хезмәте һәм җәмгыятьтә актив эшчәнлеге өчен “Россельхозбанк” ААҖ Татарстан төбәк филиалының Тәтеш шәһәре өстәмә офисы мөдире Рыжова Наталья Геннадьевна – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлеген нәтиҗәле үстерүдәге һәм озак еллар намуслы хезмәтләре өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Тәтеш районы Идарәсе начальнигы урынбасары Гарипов Рәмис Әхмәт улы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР Тәтеш районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм озак еллар намуслы хезмәтләре өчен  “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
“Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ баш ветеринария табибы Овинкин Андрей Николаевич;
“Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖ фермасы мөдире Сәитов Мәүлет Рифгать улы.

Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә шәхси өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
“Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖ баш агрономы Зарма Әүхәт Әнвәр улы;
“Бакырчы” ҖЧҖның машина белән саву операторы Фазлыева Әлфинур Мансур кызы.

Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдә шәхси өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
“Нур” агрофирмасы” ҖЧҖ баш ветеринария табибы Вафин Рифат Илсур улы;
“Ф. М. Җәләлиев” КФХ башлыгы механизаторы Җәләлиев Фирдүс Мөнир улы;
“Содружество” ҖЧҖ механизаторы Захаров Сергей Евгеньевич;
“Д. М. Шәйдуллов” КФХ башлыгы Шәйдуллов Дамир Мәхмүт улы.

Авыл хуҗалыгы производствосын нәтиҗәле алып барганнары һәм ирешкән югары уңышлары өчен Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
“Бакырчы” ҖЧҖ директоры Шәйхаттаров Илгиз Фатыйх улы;
“Агро-Союз” ҖЧҖ директоры Полянских Сергей Владимирович;
“Новая заря” ҖЧҖ директоры Хисамов Илһам Ислам улы.

Намуслы хезмәтләре өчен “АК Барс” холдинг компаниясе” АҖ Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
“Содружество” ҖЧҖ тракторчы-машинисты Володин Владимир Петрович;
“Содружество” ҖЧҖ тракторчы-машинисты Ив­лев Николай Александрович;
“Содружество” ҖЧҖ шоферы Миронычев Виталий Юрьевич;
“Содружество” ҖЧҖ терлекчесе Герасимова ­Тать­я­­на Викторовна.


Нет комментариев