Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркотиклар кан йөреше системасына йогынты ясый

Наркотиклар кеше организмына тискәре йогынты ясый. Әгәр кешегә бәйлелектән котылырга вакытында ярдәм итмәсәң, нәтиҗәсе, кагыйдә буларак, һәрвакытта аянычлы.

Без дәвамлы язмалар бирүне башлап җибәрәбез, анда Тәтеш үзәк район хастаханәсе психиатр-наркологы ­На­талья Ляченкова наркотик әйберләрнең кеше организмына зарарлы тәэсире турында сөйләячәк.
Наркотикларга бәйле һәркем наркотикларның организмга тискәре йогынтысы турында белгән, әлбәттә, ләкин бу аларны туктатып калмаган.
– Йөрәк һәм кан тамырлары челтәр барлыкка китерәләр, ул кеше гәүдәсенә үтеп керә. Кан тамырлары үпкәдән йөрәккә кислород алып килә, артерияләр аңардан канга гәүдә буйлап кислород һәм туендыру элементларын тарата. Наркотик әйберләр кан йөреше системасына йогынты ясамый калмый, әлбәттә, – ди Наталья Анатольевна. 
Шулай итеп, кайбер наркотиклар йөрәкнең кыскару ешлыгын киметә, кан әйләнеше акрыная. Кан тамырлары киңәя, кан басымы төшә. Кан файдалы элементларны таратырга өлгерми, кислород кытлыгы башлана, организмдагы күзәнәкләр үлә. Башка наркотиклар киресенчә, йөрәкнең кыскару ешлыгын арттыралар. Кан тамырлары кысыла, кан әйләнеше тизләнә, күзәнәкләр туендыру элементларын алырга өлгерми. Нәтиҗәдә йөрәк тиз таушала. 
Наркотик кан тамырларын тарайта, алар кысылалар һәм кан әйләнешен томалыйлар. Шул ук вакытта йөрәк стимулятор йогынтысында аның буенча канны тиз рәвештә этәреп йөртә. Мондый киеренкелектән кан тамыры шартлый, һәм кеше инсульттан үлә. Әгәр шартлау булмаса, кеше инфаркттан вафат була: томаланган кан тамыры туендыру элементларыннан башка юкка чыга. Ә наркотик матдәләр инъекцияләрендә бик күп токсиннар бар. Аларны канга керткән вакытта кан тамырларының стеналары ялкынсына һәм үлекли. Шулай гангрена барлыкка килә – үлекле шешләр башка урыннарны ­зарарлап, зурая бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X