Җәмгыять

“Әни – ул...”

Бәйрәм датасы алдыннан без тәтешлеләр белән аралаштык һәм алардан “Әни – ул...” дигән сүзләрне дәвам итүләрен үтендек.

(Тәтеш, 24 ноябрь, "Тәтеш таңнары). 

Наталья Дубровина, табиб-стоматолог: “Әни – ул шатлык, ул исән чакта әле без үзебезне бала итеп тоя алабыз. Ә күп балалы ана буларак шунысын әйтә алам, балалар безгә озаграк яшь булып калу мөмкинлеген бирә. Әниләр көне – безнең өчен никадәрле күп нәрсәләр эшләве хакында тукталып уйлана ала торган үзенчәлекле дата”. 

Фиргать Гаффаров, Тәтештәге 2нче  мәктәп директоры: 
“Әни – ул бәхет, кеше якты дөньяга тугач беренче итеп әйтә торган тәүге сүз. Әни теләсә нинди кешене алыштыра ала, ләкин аны беркем дә алыштыра алмый”.

Эльмира Җабба­рова, өстәмә белем бирү үзәгенең методик бүлек мөдире:
“Әни – ул чиксез ярату һәм сабырлык, ул гаять зур наз һәм җылылык... Әнидән дә кадерле, ихлас һәм мәрхәмәтле кеше юк, нәкъ тә менә ул безне үзенең йөрәк түрендә йөртә, безнең өчен борчыла, һәрвакытта ярдәм итә. Һәм әнигә сыенып, аның кочагында булып, син үзеңне ничә яшьтә генә булсаң да, балачакның тылсымлы дөньясында итеп хис итәсең”.  


Нет комментариев