Әниләр белән әзерлибез
Бәйрәм көн тәмле ризыкларсыз буламы? Тәтешлеләр үзләренең ашамлыклар пешерү серләре белән уртаклаштылар.
(Тәтеш, 29 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Наталья Вәлиуллова, ике кызның әнисе:
“Гаиләбез өчен озак еллардан бирле эремчек пирогы пешерәм. Әзерләү ысулы катлаулы түгел. Тиз һәм тәмле була.
Кирәк булачак: сыер мае – 200 грамм, он – 3 стакан, шикәр комы – 1 стакан, тоз – 0,5 чәй кашыгы, сода – 0,5 чәй кашыгы, эремчек – 500 грамм, йомырка – 4, шикәр комы – 0,5 – 1 стакан (эчлеккә), ванилин – бер чеметем.
Эремчекне йомырка, шикәр комы һәм ванилин белән бергә кушыгыз, барысын да блендерда бер катнашмага әйләнгәнче туглагыз. Катырылган сыер маен эре угычтан уыгыз, майга шикәр комы, он, сода һәм бер чеметем тоз салыгыз. Валчыкларга әверелгәнче барысын бергә яхшылап уыгыз. Табаны майлагыз. Уылган валчыкның яртысын шуңа салыгыз һәм тигезләп җәегез. Эчлекне салыгыз, ә өстенә валчыкның яртысын җәегез. 180 градус кызулыктагы мичтә 40-45 минут пешерегез. Эремчек пирогын суынгач кисәкләргә бүлегез”.
Лилия Минневәлиева, ике кызның әнисе:
“Тозлаган кәбестәдән вареникиларны миңа балачакта әнием пешерә иде, ә хәзер балаларым өчен мин үзем әзерлим. Ул безнең иң яраткан ризыкларның берсе.
Кирәк булачак: камыр өчен: 3 йомырка, 150 грамм су, бераз тоз, он. Катырак итеп камыр басабыз һәм аны пакетка салып, “ял итәргә” куеп торабыз.
Эчлек өчен: якынча 0,5 литрлы банкада тозланган кәбестә, 2-3 баш суган, көнбагыш мае.
Эчлек әзерлибез: суган белән кәбестәне көнбагыш мае салып, сүрән утта пешереп алабыз. Суытабыз. Камырны җәябез, түгәрәкләр кисәбез, эчлекне салабыз һәм чит-читләрен бөгеп тоташтырабыз. Тоз салынган суда пешереп алабыз.
Табынга сыер мае, каймак яки майонез белән бирәбез”.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 11:55Химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучылары командасын тәкъдим итте2200
-
18 гыйнвар 2021 - 09:39Республикада коронавирустан тагын өч кеше вафат булган Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүчеләр саны 225гә җиткән.2200
-
18 гыйнвар 2021 - 08:02Мәктәп укучыларының әдәбият буенча республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау һәм региональ этаплары нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучыларны лаеклы тәкъдим итте.2600
-
18 гыйнвар 2021 - 06:33“Татар халкы фольклоры” исемле танып-белү программасы үткәрделәр Татар фольклоры - ул татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы жанрларның уникаль төрлелеге.2900
-
17 гыйнвар 2021 - 21:24Республикада -34 градуска кадәр суытачак Урыны белән бераз кар яварга һәм томан төшәргә мөмкин.5000
-
17 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстан юлында, ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешкәч, ир белән хатын имгәнгән Алар белән бергә машина салонында бер яшьлек бала да булган, ул җәрәхәтләнмәгән.4900
-
17 гыйнвар 2021 - 16:28Республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.5300
-
17 гыйнвар 2021 - 14:04Татарстанның спорт мәктәпләрендәге яшь көрәшчеләр ярышты Турнир 14 авырлык категориясендә үтте.6700
-
17 гыйнвар 2021 - 11:52Ватанны яратырга өйрәткән Педагог Анастасия Топорковага безнең районда беренчеләрдән булып республиканың атказанган укытучысы исеме бирелгән.7200
-
17 гыйнвар 2021 - 08:28Олы Тарханда яшәүче район гәҗитендә призлар уйнатуда катнаша Узган ел ул төп приз - телевизор алып киткән иде, ә бу юлы - мендәргә ия булды.7700
-
16 гыйнвар 2021 - 16:01Шакировлар: “Әле генә өйләнешкән кебек” Кече Әтрәчтә яшәүче Дания һәм Шәүкәт Шакировлар (рәсемдә) 50 ел бергә гомер кичерә.5700
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
18 гыйнвар 2021 - 09:36Игътибар! COVID-19дан вакцина ясыйлар!Өстәмә мәгълүматны поликлиника регистратурасының 2-54-77 телефоны буенча белә аласыз.2500
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08100300
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.56300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика