Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әниләр ничек итеп пироглар пешерәләр, начар кешеләрне аулыйлар

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучысы бәйрәм алдыннан безгә яраткан әниләре турында сөйләделәр.

(Тәтеш, 29 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).  Үзләренең әниләре хакында кем чын дөресен сөйли ала? Әлбәттә инде, аларның сабыйлары!

Булат, 4 яшь, “Сабый” балалар бакчасы: “Мин әнине бик яратам. Ул әйбәт. Пирожкилар пешерә, без конфет белән чәй эчәбез”.

Рамзан, 3 яшь, “Әкият” балалар бакчасы: “Әниемнең исеме – Энҗе. Ул мине бик ярата. Без көн саен балалар бакчасына йөрибез, ә аннан кайтканда урам әйләнәбез, әнием ял иткәндә минем һәм абыем өчен тәмле ризыклар пешерә”.  

Богдан, 5 яшь, “Каенкай” балалар бакчасы: “Әнием Света исемле, ә әтием – Коля. Минем әни пирожкиларны, кабартмаларны, хәтта пирогларны да барысыннан да тәмлерәк пешерә. Ул чәчәкләр ярата, җиләк-җимешләр, яшелчәләр утыртырга ярата. Мине юындыра. Балалар бакчасына китәр алдыннан әнине һәрвакытта үбәм һәм ­кочаклыйм, аңа матур сүзләр әйтәм”.

Вика, 6 яшь, “Каенкай” балалар бакчасы: “Минем әни киң күңелле, мине берәрсе кыерсытса һәрчак юата һәм мин аны бик-бик яратам. Әниләр көнендә аңа сәламәтлек, озын гомер телим. Әнием Лиля исемле”.

Илнур, 5 яшь, “Сабый” балалар бакчасы: “Мин әнине барлык әниләрдән ныграк яратам. Һәм мин аның оекбашлар, кофталар бәйләвен яратам. Әнине мин бик-бик яратам, өзелеп-өзелеп яратам”.

Кира, 6 яшь, “Каенкай” балалар бакчасы: “Әни миңа уенчыклар сатып ала, матур киемнәр бүләк итә, йокларга ятканда мине кочаклый. Мин аны яратам. Ул әйбәт, ягымлы. Аның исеме Алена, полициядә эшли, начар кешеләрне аулый”.   

Руфия, 6 яшь, “Түгәрәк күмәч” балалар бакчасы, Олы Тархан: “Әнием Фирдәвес исемле, ул Бессоновода эшли, кешеләрне дәвалый. Әнием матур, сөйкемле. Ул мине ачуланмый да диярлек, бары тик бераз гына”.

Рада, 6 яшь, “Миләшкәй” балалар бакчасы: “Мин һәрвакытта әниемә булышам. Ул бии һәм төрле күнегүләр ясый”.  

Регина, 6 яшь, “Әкият” балалар бакчасы: “Минем әни табиб булып эшли, ул өлкәннәрне дәвалый. Мин аның матур булуын һәм коронавирус йоктырмавын телим”.

Руфинә Гаязова, 2нче сыйныф укучысы, Байраш авылы: “Әни! Әнием! Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем. Әни дип эндәшә алу – ул үзе зур бәхет. Мин дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда ­“кызым, йөрәк җимешем”, дип иркәләп эндәшүче әнием бар”.

фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев