Җәмгыять

 Норматив акт аерым файдалану өчен “Инвалид” дигән тану билгесе бирү кагыйдәләрен билгели

Тәтеш районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2018 елның сентябрендә РФ хезмәт министрлыгы боерыгы (№ 443н.) тарафыннан расланган аерым файдалану өчен “Инвалид” дигән тану билгесе бирүнең яңа тәртибе гамәлгә керде.

(Тәтеш, 24 февраль, «Тәтеш таннары»).  Норматив акт аерым файдалану өчен “Инвалид” дигән тану билгесе бирү кагыйдәләрен билгели. Аерым файдалану өчен “Инвалид” тану билгесе I һәм II төркемдәге инвалидлар, шулай ук III төркем инвалидлар йөрткән транспорт чарасын махсус тукталыш урыннарына бушлай кую хокукын раслый (РФ Хөкүмәте тәртибендә билгеләнгән). Бу шундый инвалидларны һәм (яки) инвалид балаларны утыртып йөрткән транспорт чарасына да кагыла. 

Тану билгесе ирекле рәвештә сатуда чикләнгән, аны рәсмиләштерүне инвалидның (инвалид баланың) яшәү урыны (торган урыны, факттагы яшәү урыны) буенча гаризаны теркәгәннән һәм кирәкле расланган документларны тәкъдим иткәннән соң 1 ай дәвамында медик-социаль экспертиза бюросы тормышка ашырачак. Гаризаны язмача төрдә бирү зарур. 

Тану билгесе аны инвалидка яисә аның законлы вәкиленә рәсмиләштергән көннән алып 1 эш көне дәвамында ­биреләчәк.   


Нет комментариев